Әс-саләмү аләйкүм!
2010 елның 24 февралендә Мәскәүнең Милләтләр йортында «Туган тел» оешмасы Халыкара туган тел көненә багышланган Дүртенче очрашу (Конференция) уздырды.
Ул Конференцияга мөстакыйль татар тарихчысы һәм язучысы Гали Еникәй, «Туган тел» оешмасының бу бик мөһим очрашуга чакыруына җавап итеп, үзе киләлмәсә дә, Татар телен, халык бердәмлеген, ихтыярын-ихтирамын күтәрү эшенә багышлаган макәләсен язып җиткергән.
Гали Еникәйнең бу макәләсе “Өч өлештән тоташ гомуми Мирасыбыз” (“Триединое наследие наших Предков”) диеп атала. Әйткән макәләне Татарның телен саклау-ныгыту, ихтирамын, көдрәте-күәтен күтәрү эшенә ваемсыз булмаганнар менә шунда табып укый ала:
http://tartareurasia.ucoz.com/publ/starye_stati_gali_enikeeva/2
Олы ихтирам белән Камил Халфә